«Шәфкать» үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен батырлык дәресе

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шәһәр балалар китапханәсенә бардыр. Алар өчен «Әфганстан – тере хәтер» дигән батырлык дәресе оештырылды.

Балалар совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет һәм хөкүмәт гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы, сугыш авырлыклары һәм җирле халыкка совет сугышчылары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында белделәр.

Чара ахырында балалар китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International