Спас интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән коррекция-үстерү эше

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Пертр тернәкләндерү җыелмасын кулланып, дәресләр үткәрделәр. Чара психолог Л.В. Родикова һәм социаль хезмәткәр С.А. Савинова тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында оештырылды.

Инсульт кичергән һәм кул бармакларының моторикасы бозылган инвалидлар графомоторлы әйберләр белән шөгыльләнделәр. Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, беренче карашка өлкәннәр өчен гади булып тоелган мондый гамәлләр мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бөтенләй дә икенче. Бик күп кызыклы, матур уен элементларын куллану мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә кызыксыну уята һәм аларның акыл сәләтен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International