ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар һәм «Демография» проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Мальцево авылы иҗат коллективы әзерләгән концерт программасы булып узды.
Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләрне татар, рус, украин телләрендәге җыр-биюләр, үзләре тегкән искиткеч костюмнар белән сөендерделәр.
Өлкән кешеләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары кунакларга бүләк иткән матур бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.