Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ветеран белән ял көне» проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Узган ял көннәрендә учреждение белгечләре В.Ф. Гринев өчен, «Пертра» тернәкләндерү җиһазын кулланып, дәрес үткәрделәр. Ә интернат-йортта яшәүче Х.Ш. Вафинаның ялын библиотерапия дәресе бизәде.
Искә төшерәбез, «Ветеран белән ял көне» социаль проекты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм ветераннарга хөрмәт йөзеннән тормышка ашырыла. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.