Шушы көннәрдә Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Мин – үзем» клубы кысаларында дәрес үткәрделәр. Анда төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты.
Чара барышында «Лепешка» дип исемләнгән социаль-психологик өстәл уены кулланылды. Уен ясалма барлыкка килгән куркыныч хәлдә булырга һәм, барлык иҗади ресурсларны кулланып, бу хәлдән чыгу юлын табарга мөмкинлек бирә. Уенда алган күнекмәләрне балалар тормышка күчерә алалар.