Шушы көннәрдә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы булып узды. Әлеге чарада Актүбә бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов катнашты.
2019 елга йомгакны интернат-йорт директоры Венера Баландина ясады. Ул коллектив эшенең уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте, 2020 елга бурычлар билгеләде.
Профсоюз комитеты эше турында аның рәисе Анастасия Кравченко чыгыш ясады.
Йомгаклау сүзендә Илһам Мөхәммәтҗанов интернат-йорт коллективына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.