Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Григорьевич Гуськовның өенә барып кайттылар.
Волонтерлар ветеранга шигырьләр сөйләделәр, ә Камилә Минһаҗева үзенең сугыш турында язылган иҗат җимеше белән таныштырды. Аннан соң балалар кызыксыну белән Александр Григорьевичның фронтта хезмәт итүе турында тыңладылар.
Йорт хуҗасы кунаклар өчен «Фронт шоферы җырын» башкарды. Өлкән яшенә карамастан, 92 яшьлек ветеран күтәренке рух һәм оптимизм белән тулы.