«Шәфкать» үзәгендә медицина темасына чираттагы дәрес узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы буенча инструктор Г.И. Шакирҗанова «Медицина сәгате» циклыннан «Кинезиотейпирование» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.

Чара барышында яшь тернәкләнүчеләр теймпларның нәрсә икәнен һәм алар ни өчен кулланылуын белделәр. Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм алга таба тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, медицина хезмәткәре сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International