Бүген, 6 нчы февраль көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Саба районына эш сәфәре кысаларында «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә булды.
Энҗе Нияз кызы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәү шартлары, туклану һәм ялларын оештыру белән танышты, тернәкләнүчеләр белән аралашты һәм аларның үзәк турында фикерләрен белде. Алар, үз чиратында, министр урынбасарына шундый искиткеч үзәктә тернәкләндерү курсы узу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.