4 февраль көнне Алабуга районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар – безнең якташлар» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр.
Дәреснең максаты – туган як тарихына карата кызыксыну уяту, патриотизм хисе тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз кылган батырлыклар мисалында үз тарихыбызга карата аңлы тормыш позициясе булдыру.
Дәрес барышында балаларга якташлары, Советлар Союзы геройлары Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвин, Михаил Андреевич Просвирнин, Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллин турында сөйләделәр.