WorldSkills Russia беренче Ачык чемпионаты 20-22 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узды. Әлеге һөнәри осталык бәйгесендә республика данын Татарстанның 13 башлангыч һәм урта белем учреждениесендә белем алучылар яклады. РФ ның 18 субъектыннан 422 кеше катнашкан бу конкурстан безнең оста егет-кызларыбыз 4 алтын, 5 көмеш һәм 8 бронза медаль алып кайттылар.
Конкурсның жюрисын бигрәк тә чәчтараш кызларыбыз гаҗәпләндергән. Әлеге номинациядә Кече һәм урта эшмәкәрлек көллиятендә белем алучы Виталина Мардарьева, 41 нче һөнәри көллият укучылары Зәринә Хөснетдинова һәм Татьяна Лихачева үз һөнәрләрендә иң яхшылар дип танылганнар.
“Кирпеч салу” номинациясендә Казан төзелеш көллияте укучысы Рәдиф Ибраев алтын медаль яулаган.
Икенче һәм өченче урыннар безнең команда әгъзаларына “Кирпеч салу”, “Столяр эше”, “Чәчтарашлар”, “Пешекче хезмәте”, “Автомеханика” кебек номинацияләрдә бирелгән.
WorldSkills халыкара хәрәкәте һөнәри мөмкинлекләрне күрсәтергә, иң яхшыларны билгеләргә мөмкинлек бирә. WorldSkillsInternational (WSI) – коммерцияле булмаган ассоциация ул. Аның максатлары бар дөньяда һөнәри әзерлек стандартлары һәм статусын күтәрүдән гыйбарәт.