ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры барлык әниләрне Әниләр көне белән тәбрикләде

2012 елның 24 ноябре, шимбә

Әниләр көне уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Әниләрне бәйрәм белән котлый.

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне ихлас күңелемнән якты, матур бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм!

Бүген без үз өстенә зур ихтирамга лаек һәм  катлаулы булган Әни булу вазыйфасын кабул итеп алган хөрмәтле хатын-кызларны котлыйбыз. Барлык рәхмәтләребез, ихтирамыбыз Сезгә - сабыр, үзен аямаучы, һәрчак кадерле сабыйлары өчен тирән борчу кичереп, шатлыклары өчен ихластан шатланып яшәүче Әниләр!

Әни булу - авыр хезмәт ул, әмма бу хезмәт башкаларына бер дә охшамаган. Сабыйның тәүге көннәреннән башлап Әни  - матурлыкның иң югары гәүдәләнеше, ул безгә гомер буе үрнәк.

Бүген Әниләрнең социаль яклануы, яшь гаиләләргә ярдәм итү кебек   мәсьәләләрдә дәүләтнең игъибары аеруча мөһим. Бу уңайдан ТР  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгы тарафыннан ышанычлы адымнар ясала, һөнәрдә дә, өйдә дә иң яхшы булырга теләгән хатын-кызларга ярдәм кулы сузыла. Гомумән, аналарга һәм балаларга тиешле ярдәм күрсәтү, гаилә институты үсеше кебек проблемалар  һәрчак дәүләтнең күз карамагында.

Кадерле Әниләр! Үз учагызның җылысын, өмет, мәхәббәт, ышаныч кебек мәңгелек кыйммәтләрне  сүндерми саклаганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә!

Ихлас күңелемнән Татарстанның барлык Әниләрен бәйрәм белән котлыйм! Сезгә бары бәхет, куанычлы көннәр, җан җылысы теләп калам!

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

Айрат Шәфигуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International