15 ноябрьдән алып 21 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1192 эшсез теркәлгән. Аларның 761 эшләреннән азат ителгән, шул ук вакытта 522 се - хезмәтләрен үз теләкләре белән калдырып киткәннәр. 115 - оешма бетерелү яки кадрларны кыскарту нәтиҗәсендә эшсез калган.
Татарстан буенча тулаем алганда исә, эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 23303 кеше исәптә тора.
Шул ук вакытта билгеләргә кирәк, республиканың вакансияләр банкында 36 мең вакансия бар, бу исә эшсезләр саныннан күпкә артык. Аларның төп өлеше эре шәһәрләрдә тупланганлыктан, эшче куллар җитмәү Татарстан өчен актуаль проблема булып кала бирә. Эш эзләүчеләргә тагын бер кыенлык вакансияләрнең төп өлеше "дефицит" белгечлекләргә туры килүгә бәйле. Мисал өчен, инженер-техник юнәлештәге белгечлекләр өчен.