Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсенең стабильләшүе күзәтелә. Соңгы өч атна эчендә 1,14% күрсәткече сакланып килә.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш һәм Лаеш районнарында. Ул 0,3% тәшкил итә. Апас һәм Питрәчтә дә эшсезлек зур түгел (0,45 һәм 0,51%).
Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында (5% тан артык). Аннан бигрәк, соңгы арада тискәре яктан Яшел Үзән районы сыйфатлана башлады (4,87% күрсәткеч). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 408 һәм Яшел Үзәндәге 1417теркәлгән эшсезгә 36 һәм 1031 вакансия генә тәкъдим итә алалар.