Иртәгә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Әниләр көненә” багышланган “Әниемә чәчк бәйләме” дип исемләнгән республика акциясе узачак. Бу көнне республиканың иң мөхтәрәм 600 атказанган хатын-кызын тәбрикләячәкләр. Нәкъ менә алар – әни булу дигән бөек, җаваплы, күренеп тә бетми торган хезмәт геройлары.
Тантана алдыннан фойеда Татарстан приютларында тәрбияләнүче балаларның иҗат җимешләре – кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә эшләячәк.
Бәйрәмгә чакырулы ханымнар барысы да күп балалы гына түгел, теге яки бу өлкәдә Хезмәт герое исеменә дә лаек аналар. Араларында социалистик Хезмәт геройлары, зур дәүләт бүләкләренә ия булганнары да байтак булачак.
Бәйрәм тантанасының иң көтелгән мизгеле – “Ана даны” медале тапшыру да булачак.
Чарада ТР Премьер-министр Илдар Халиков та катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм күңелле тамаша белән дәвам итәчәк. Сәхнәдә танылган җырчылар, балалар хореографик коллективларын да күрергә мөмкин булачак.