Министрлыкта 2013 нче елга производство календаре эшләнде

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы сайтында  Татарстан Республикасы җирлегендә эш башкаручы оешмалар өчен   2013 нче елга  производство календаре һәм аңа аңлатмалар урнаштырылды.
Каледарьдә 40, 36, 35, 24 сәгатьлек эш атналары белән тулаем 2013 нче ел, кварталлар, айлар өчен эш вакыты нормасы, шулай ук ике көн ял, биш көн эш булган хәлдә эш һәм ял көннәре саны  китерелгән.
Шулай итеп, 2013 елда Татарстан Республикасында ике көн ял, биш көн эш булган хәлдә 243 эш көне, шул исәптән бер сәгатькә кыскарган 10 көн (22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 11 июня, 7 август, 29 август, 14 октябрь, 5 ноябрь и 31 декабрь), һәм 122 ял көне, шул исәптән 18 эшсез бәйрәм көннәре һәм 3 өстәмә ял көне ( эшсез бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле  2, 3 май һәм 10 май. Шулай ук 5,6 гыйнвар, шимбә һәм якшәмбе көннәре белән 23 февраль) булачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International