Биектау районында сигнал карталар буенча ведомствоара чыгу оештырылды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы 2014 нче елда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кертелде.

Мәгълүмати системадан алынган сигнал карталар буенча гаиләләргә ведомствоара оператив эш төркеме чыга, беренчел актлар төзелә. Гаиләләрдәге вәзгыять муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышларында карала.

29 гыйнварда «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге, мәгариф бүлеге белгечләре һәм Биектау авыл җирлеге Башкарма комитеты башлыгы тарафыннан ведомствоара рейд үткәрелде.

Ата-аналарга балаларның хокукларын саклау һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәү кирәклеге, ата-аналарның законнарны бозган өчен җаваплылык турында хокукый мәгълүмат бирелде. Балигъ булмаган балаларның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, гаилә әгъзаларына өй шартларында электр җылыту приборларын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International