Өстәл уеннары – чикләүләрсез

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында адаптив физкультура буенча инструктор-методист Светлана Шигаева җитәкчелегендә өстәл уеннары буенча дәресләр һәм мастер-класслар уза. Биредә яшәүчеләрне «РИТЭК» ААҖ гранты акчасына сатып алынган өстәл уеннары кагыйдәләре һәм техникасы белән таныштыралар.

2019 елда интернат-йорт инде дүртенче тапкыр рәттән «РИТЕК» ААҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды социаль-мәдәни проектлар конкурсының чираттагы грантын яулады. «Өстәл уеннары – чикләүләрсез» проекты өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында спорт һәм сәламәтләндерү-тернәкләндерү чараларын оештыруга юнәлдерелгән.

Гыйнвар аенда инструктор Светлана Шигаева боулинг, «Матрешка», «Крокинол», «Корн Холл» уеннары буенча укыту дәресләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International