Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белгечләре интернет-бәйлелекне профилактикалау буенча дәресләр үткәрә

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Интернет-бәйлелек проблемасы бүген кискен тора. Күп кенә кешеләр виртуаль дөньяда яши, әмма аларның барысы да үзләрен интернеттан файдалануда чикләргә әзер түгел.

Шул уңайдан Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Кыят урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән «Интернет: дус яки дошман?» дигән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – Интернет һәм компьютер уеннары белән артык мавыгуның куркынычын аңлату.

Балалар лекция тыңладылар, дискуссиядә һәм уеннарда катнаштылар. Белгечләр яшүсмерләрне компьютер белән эшләүнең уңай һәм тискәре якларын күрә белергә өйрәтте. Соңыннан укучыларга интернет-бәйлелек турында видеоролик күрсәтелде.

Дәресләрдә белгечләр шулай ук балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтә. Шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова тематик чара үткәрде. Очрашуның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларда төрле медиаресурслардагы мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләү сәләтен формалаштыру.

Әлеге чарада дүрт кеше катнашты. Аларга Интернеттагы куркынычлыклар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International