Компьютер технологияләрен гамәлгә кертү Бөгелмә районында урнашкан «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары өчен коррекция процессында яңа баскыч булып тора. Эштә төрле традицион булмаган методлар һәм алымнар куллану балаларның активлыгын, эшнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Күптән түгел приютта «тылсымлы экран» барлыкка килде. Анда сөйләмне, вак моторика, логика, хәтер һәм фикерләүне үстерү өчен төрле уеннар бар.
Сенсор экран кулланып үткәрелгән дәресләр вак моторика үсешенә ярдәм итә, ә традицион укыту методларын һәм «Тылсымлы экран» компьютер программасын бергә куллану коррекция-белем бирү процессын мавыктыргыч, кызыклы, мобиль итәргә мөмкинлек бирә.