Лениногорск районында яшәүчегә 99 яшь тулды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 гыйнвар көнне Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Валентина Григорьевна Черняева үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 99 яшь тулды.

Аны котларга волонтерлар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр килде.

Валентина Григорьевна – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Озын гомер серләре белән ул кунаклар белән уртаклашты. Моның өчен мәрхәмәтле йөрәк булуы кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International