Мәктәп укучылары һәм студентлар Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирүче дәрестә катнаша алалар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның февраль-март айларында «Хезмәт биографиясен Арктикадан һәм Ерак Көнчыгыштан башла!» дигән Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрү планлаштырыла.

Чараның максаты – укучыларга һәм студентларга Арктикада һәм Ерак Көнчыгышта абруйлы карьера төзү һәм уңышлы тормыш алып бару мөмкинлекләрен аңлату, яшьләр арасында Арктика һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең уңай имиджын формалаштыру.

Интернет-портал материаллары белән танышырга (http://dv-arctic.labourmarket.ru/) һәм проект чараларында катнашырга мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар, тикшеренүчеләр, хакимият органнары вәкилләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International