Инде берничә ел дәвамында Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты тормышка ашырыла. Бу өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакыт карау буенча стационар алыштыручы технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Югары Ослан муниципаль районында өлкән яшьтәге Фәрүзә Хәйретдин кызы Хәсәнҗанова гаиләгә алынды. Ай саен «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләгә барып, өлкән яшьтәге кешедән яшәү шартларыннан һәм караудан канәгать булу-булмавы турында сораша, тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең психологик иминлеген тикшерә, консультация бирә.
Әлеге проект өлкән яшьтәге кешегә кирәкле социаль хезмәтләр алырга, ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итә.