Бүген Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен почта бүлекчәсенә экскурсия оештырдылар.
Балалар хат ташучы һәм элемтә операторы һөнәрләре белән танышты. Аларга почта бүлегендә посылка һәм хатлар алырга гына түгел, ә журнал-газеталарга языларга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин булуын аңлаттылар.
Балалар кызыклы экскурсия өчен почта бүлекчәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.