Казанда Көллиятчеләр Балы узды

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген  “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Республикакүләм чара -  Көллиятчеләр Балы узды. Матур, тантаналы рәвештә бизәлгән залда җөмһүриятебезнең башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы иң оста, талантлы, өлгер укучылары кабат очрашты. Бу көнне Бал 700 дән артык кеше – үзенең уку йортында спортта да, укуда да иң алдынгылардан саналучы, төрле конкурс-бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар яулап килүче талантлы, иҗатка хирыс укучылар өчен махсус оештырылган иде. Бу танатаналы кичтә яшьләр гүзәл әдәп-әхлак, күтәренке рух кына түгел, уртак максат хакына, аңлы рәвештә эшче һөнәрләрне  сайлау белән берләшүләрен дә күрсәтә алдылар.
Бал кысаларында шулай ук ел саен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелүче “Киләчәккә билет” дип исемләнгән конкурска йомгак та ясалды. Дүрт номинациядә җиңүчеләр һәм ике Гран-при иясе кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
Бал башлангач исә, матур күлмәкләр, фрак-костюмнар кигән егетләр-кызлар вальс ритмына әйләнеп, төрле биюләр башкардылар. Әлеге чара эшче һөнәрләрнең уңай образын булдыру, дәрәҗәләрен күтәрү, мәктәп укучыларын башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләренә җәлеп итүдә тагын бер мөһим адым булды дисәк, ялгыш булмас.
Бал   ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International