24 нче гыйнвар көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык җыелышы узды.
Киңәшмә район башлыгы Разиф Кәримовның сәламләү сүзе һәм аның Зәй муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклады белән башланып китте.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина бүлекнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды.
Район башлыгы социаль учреждениеләрнең эшен югары бәяләде, хезмәткәрләргә армый-талмый хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.