Кичә Түбән Камада урнашкан нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында "Эретеп ябыштыручы" белгечлеге буенча "Һөнәрдә иң яхшысы" дип исемләнгән VII конкурсның II этабы узды. Бу бәйгедә Түбән Каманың эшче яшьләре катнашты. Конкурста шәһәрнең 7 предприятиесеннән булган барлыгы 13 кеше көч сынашкан иде. Алар арасында «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ, «Ремонтно-механический завод-НКНХ» ҖЧҖ, «Камэнергоремонт» ҖЧҖ,«Третье нижнекамское монтажное управление» ААҖ, «Камэнергостройпром» ҖЧҖләр дә бар.
Бәйгенең теория өлешендә катнашучылар 25 минут буе белгечлек буенча сорауларга җавап бирделәр. Гамәли өлештә исә яшьләр торба кәтүген борылмый торган хәлдә дугасыман эретеп ябыштыру белән шөгыльләнделәр.
Биремнәрне үтәгәннән соң катнашучылар авторитетлы жюри каршында имтихан тотты. Жюри әгъзалары арасында "Нижнекамскнефтехим" ААҖ нең Эретеп ябыштыру үзәге командасы вәкилләре, алар белән бергә директорлары Михаил Ястребов та бар иде.
Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә беренче урыннар өчен призлар һәм дипломнар бирелде. Бәйгедә катнашкан һәрбер эретеп ябышытыручыны да дипломнар белән билгеләп үттеләр.