Марафонда Алабуганың 2 нче, 3 нче, 5, 6, 9, 10 нчы мәктәпләре, "Яңа йорт" социаль приюты, "Игелек нуры" дип исемләнгән ирекле хәрәкәт клубының волонтерлары катнашты. 2 нче гимназия, мәсәлән, "Тәмәкене кәнфиткә алыштыр" дигән акция уздырды. Ә 9 нчы мәктәп укучылары йортсыз хайваннарны ашатырга ярдәм иттеләр.
3 нче мәктәп волонтерлары Нефтьчеләр проспектына чыгып, барлык кешеләрне бер-береңә толерант, ярдәмчел булырга өндәделәр. 5 нче мәктәп укучылары инвалид бала Дима янына барып, күңелле уеннар, торт, шарлар белән кәефен ачып кайттылар.
"Яңа йорт" приютында да төрле чаралар уздырылды. Шуларның берсе - сәламәт яшәү рәвешенә багышланган әңгәмә. Анда өлкән һәм кече төркем балалары да катнашты.
Яхшы гамәлләр марафоны мөмкинлекләре чикле гарип балалар өчен уку инвентаре, уенчыклар, канцтоварлар алу өчен хәйрия акчалары җыю белән төгәлләнде. Бу чарада Алабуганың бөтен волонтерлары да актив катнашты. Алар көче белән бу көнне 3500 сум акча җыелды.