"Казан шәһәре" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең Киров районында урнашкан гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге белгечләре һәм "Эфир" телекомпаниясе белән берлектә Казанның аз тәэмин ителгән гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен "Телевидение - нәрсә ул?" дип исемләнгән экскурсия уздырдылар. Ул Бөтендөнья телевидение көненә багышланган иде.
Балалар бу көнне тапшырулар төшерелүче студиядә булдылар, алып баручылар белән таныштылар. Элеккеге елларда кулланган телеаппаратура экспозииясен карадылар. Танылган алып баручылар исә аларны уңышлы эш серләренә төшендерделәр.
Әлеге чара балалар күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды.