Республикага 37 меңнән артык хезмәткәр кирәк

2012 елның 16 ноябре, җомга
Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 37431 вакансия теркәлгән. 7 нче ноябрьдән алып 14 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында предприятиеләр тарафыннан 3302 гариза кергән. Әмма шуны билгеләү урынлы: эшсезләрнең гомуми саны вакансияләр саныннан күпкә ким. Хәл тагын шуның белән дә катлаулана: вакансияләрнең күп өлеше башкалабыз Казанда теркәлгән. Бу республиканың башка районнарында яшәүче башка эшсезләр өчен бик үк яхшы түгел, чөнки алар яшәгән җирлектә вакансияләр саны элеккечә аз кала бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International