Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә тәмәке тартуга каршы көрәшәләр

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә генә Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә “Тәмәке – сәламәтлеккә зыян” дип исемләнгән түгәрәк өстәл булып узды. Бу чарада 2 нче урта мәктәп укучылары катнашты. Аларга тәмәке проблемасын чишәргә Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә ярдәм итте.
Чара барышында балалар тәмәкенең зыяны хакында презентация карадылар, кроссворд чиштеләр, сюжетлы-рольле уенннарда катнаштылар. Психолог белән бергә алар тәмәке тартуга каршы шәхси позиция булдыру буенча да шөгыльләнделәр.
Чара азагында балалар сәламәт яшәү рәвеше турында искәрмә материаллар әзерләп куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International