Алабугада урнашкан "Ышаныч" үзәгендә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган акция узды

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне алдыннан "Ышаныч" отряды волонтерлары "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән плакатлар белән шәһәр урамнарына чыгып, җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итеп йөрделәр.

Акция барышында шәһәр халкы арасында кечкенә генә сораштыру да уздырдылар. Баллы ризыкка хирыслыклары ни дәрәҗәдә булуга карап, кешеләргә "Тәмлетамак" һәм "Баллы яратмыйм" дигән ике конвертка жетоннар салырга кирәк иде. Сораштырылганнарның 68%ы баллысыз яши алмыйм дип белдерсә, калганнарның тәмле-баллыга исе китми икән.

Әлеге акция халыкны үз сәламәтлегенә тагын бер тапкыр тәнкыйть белән карарга, шикәр чиренә, аның билгеләренә игътибарлы булырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International