Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүче оешмаларда хезмәт хакы буенча бурычлар күп җыелган

2012 елның 16 ноябре, җомга
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүче оешмаларның хезмәт хакы буенча бурычлары 4,5 тапкырга артып киткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 1 нче ноябрьгә ул 19 миллион сумны тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы – узган айда хезмәт хакы буенча бурычлар арту күзәтелгән республиканың бердәнбер эре тармагы. Бераз өметлерәк хәл эшкәртүче җитештерү тармагында күзәтелә. Биредә 1 нче октябрьдән алып 1 нче ноябрьгә кадәр булган вакыт аралыгында бурычларны якынча 2 тапкырга киметергә мөмкин булды. Хәзер алар 12 миллион 864 меңне тәшкил итә.  Шулай ук калдыклар, кулланылышта булган  сулар агызу белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә дә бурычлар 2 тапкырга кимегән. Агымдагы ел башына хезмәткәрләргә түләнмәгән акчалар суммасы 2 миллион 230 меңгә кими төшкән.
Төзелеш һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче  оешмаларда исә хезмәт хакы буенча бурычлар артык күп кимемәгән. Аларда бурыч суммасы 12 миллион 982 мең һәм 4 миллион 283 меңне тәшкил итә.
 Электроэнергия, газ, су җитештерү һәм бүлү тармагындагы  оешмаларда бурычлар күләмендә әллә ни үзгәрешләр күзәтелми. Бу тармакта хезмәт хакы буенча бурычлар шулай ук 13 миллионны тәшкил итә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International