Бурычлы предприятиеләрнең 2636 хезмәткәрләре хезмәт хакы ала алмый

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 1 нче ноябрьгә республиканың бурычлы предприятиеләрендә тир түгүче 2636 эшче хезмәт хакларын ала алмый. Иң күп түләнмәгән акчалар җыелган өлкә – авыл хуҗалыгы тармагы, биредә 1016 кеше хезмәт хакы алмаган. Шулай ук эшкәртүче җитештерү оешмаларында эшләүчеләр дә эшләгән акчаларыннан мәхрүм калган – монда андыйлар 695 кеше исәпләнә. Бераз азрак саннар төзелеш өлкәсендә (508 кеше) күзәтелә. Электроэнергия, газ, су җитештерү һәм бүлү тармагына керүче һәм  калдыклар, кулланылышта булган сулар агызу белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә 203 һәм 159 ар кеше хезмәт хакын ала алмый тилмерә.
Мәдәният өлкәсендәге оешмаларда 55 кешегә хезмәт хакы түләнми – бу иң аз күрсәткеч. Әмма шуны билгеләргә кирәк – бу өлкәдә кеше башыннан исәпләгәндә иң зур күләм түләнмәгән хезмәт хакы суммасы күзәтелә: бер эшчегә 77 мең сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International