14 ноябрь көнне Казан эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан чираттагы көзге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелә. Шәһәрнең 60 тан артык предприятиесе эшсез һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарга 3400 вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәк. Алар арасында 7 нче балалар сырхауханәсе, Республика клиник хастаханәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, Казан олимпия резервы училищесы, ЖКХ предприятиеләре, АНО « Казань-2013 башкарма дирекциясе" дә бар. Бу көнне Универсиада уздыру өчен персонал да сайлаячаклар. «Работа для Вас», «Работа сегодня» кебек газеталар да эш эзләүчеләргә ярдәм кулы сузачак.
Ярминкәгә килүчеләр һөнәри юнәлешне билгеләргә ярдәм итүче Мобиль эш белән тәэмин итү үзәгендә тест уза, эшкә юлламалар ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр таба да ала.
Чара иртәгә 10.00 - 14.00 сәгатьләрдә Химиклар мәдәният сараенда үтә.
Белешмәләр өчен телефон: 562-48-16.