Биектауда өлкәннәр һәм инвалидларга ярдәмгә Мобиль бригада ашыга

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү максаты белән Биектау “Өмет” халыкны социаль тәэмин итү үзәге хезмәткәрләреннән торган Мобиль бригада эшли башлады.
Бу бригаданың эш тәртибе шуннан гыйбарәт: алар, районның еракта урнашкан авылларында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидларга тоткарлыксыз ярдәм кирәк булган очракларда, өйләренә барып, кирәкле хезмәтләр күрсәтәчәкләр. Бу хезмәтләр рәтенә социаль-медицина, социаль-хокукый, социаль-психологик, социаль-икътисади, һәм көнкүреш проблемалары буенча да ярдәм керә.
Искәрмә: ситуациягә карап, ярдәм түләүле яки бушлай булачак.
“Өмет” белгечләре хәбәр итә: әгәр сез Биектау районында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар рәтенә керәсез, яки шундый кешеләрне беләсез икән, Биектау, Чернышевский урамы, 32 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. 2-40-72 телефоны буенча чылтыратырга да мөмкин.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International