Татарстанның 13 башлангыч һәм урта белем учреждениесендә белем алучылар Мәскәүнең WorldSkills Russia беренче Ачык чемпионатында республика данын яклаячак
2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
WorldSkills Russia беренче Ачык чемпионатында катнашу өчен сорау язулары кабул итү башланып китте. Чемпионат 20-22 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак. Әлеге һөнәри осталык бәйгесендә Мәскәүдән һәм төбәкләрдән килгән команда һәм конкурсантлар катнашыр дип көтелә.