Республика башкаласында эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан эшсезләр саны арта бара. 31 нче октябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр саны арту темпы 1,25%ны тәшкил итте. Исегезгә төшереп китик, эшсезләр саны арту темпы ул аерым бер вакыт аралыгында эшсезләр саны арту суммасының гомуми эшсезләр санының моннан алдагы күрсәткечләренә нисбәтеннән гыйбарәт.
Казанда узган атна эчендә барлыгы 183 кеше эшсез дип танылган. Аларның 134 - эштән җибәрелгәннәр. Шуларның 93 эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән.
Билгеләргә кирәк, башкаланың эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан бер эшсезгә 3,5 кә якын вакансия туры килә.