Предприятиеләрдә эшче куллар җитми

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
31 нче октябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 1457 тәшкил иткән. Татарстанның вакансияләр банкында исә барлыгы 38513 вакансия исәпләнә. Үз чиратында, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан эшсезләр саны сизелерлек кими бара - хисап атнасы азагына бары 23274 кеше. Димәк, республикада 1 теркәлгән эшсезгә 1,6 дан артыграк вакансия туры килә. Әйтергә кирәк, эш бирүчеләр инженер-техник белгечләргә күбрәк кытлык  кичерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International