Соңгы арада республикада эшсезлек дәрәҗәсе арту күзәтелә. 31 нче октябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында әлеге күрсәткеч 0,01 %ка үскән һәм 1,14%ны тәшкил иткән. Искәрмә: җәй айларында бу күрсәткеч 1,15%ка җиткән иде. Мондый зур булмаган тирбәлешләр хезмәт базарының гадәти әйләнеше белән аңлатыла.
Моны раслап шуны да әйтергә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан эшсезләрнең күбесе эш урыннарын үз теләкләре белән калдырып китүчеләр. Мисал өчен, бу хисап атнасында 466 эшсез калган кешенең 389 нәкъ менә шундыйлар иде.