18 нче декабрь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә эшче һөнәрләр планын тормышка ашыру уңаеннаен "Пешекче - кондитер" компетенциясе буенча дәрес узды. Әлеге чарада 23 реабилитант катнашты.
Дәрес кунагы - "пешекче-кондитер" белгечлеге буенча диплом алган үзәкнең чыгарылыш шәкерте. Ул кайсы уку йортында белем алуы, пешекче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде, аннары алган күнекмәләрен күрсәтү максатыннан мастер-класс үткәрде.
Балалар бик теләп эшкә кушылды: камыр җәйделәр, ул камырны кисеп печенье пешерделәр, Раштуа прәннекләрен бизәделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды, анда балалар үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен татып карадылар.