Казанда балаларга гигиена һәм чисталыкның мөһимлеге турында сөйләделәр

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Казан шәһәре" шәһәр округындагы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан "Чисталык - сәламәтлек ачкычы" дип исемләнгән театральләштерелгән мини-постановка куелды. "Татарстан балалары" максатчан программасы кысаларында үткәрелгән әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Тамаша барышында балаларга уен формасында пычрак куллар, әйберләр, ашамлыклар аша төрле инфекцияләр йоктыру куркынычы хакында сөйләделәр. Шулай ук әлеге бактерияләрдән саклану һәм шәхси гигиена таләпләрен катгый үтәү мәҗбүрилеге хакында да аерым әйтеп киттеләр.

Әлеге чара нәтиҗәсендә балалар күп төрле киңәшләр ишетеп кенә калмадылар, уңай тәэсирләргә  дә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International