Биектау районында иректән мәхрүм ителү урыннарыннан чыккан кешеләргә зур игътибар күрсәтәләр

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Биектауда урнашкан "Өмет" халыкны комплекслы социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм үзәгендә "Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан чыккан кешеләрне ресоциализацияләү"дип исемләнгән максатчан программа кысаларында актив эш алып барыла. Бүлек белгечләре тарафыннан хокук бозуларны кисәтү комплекслы планы буенча эшләүгә дә зур игътибар бирелә.

Әлеге максатчан программа кысаларында иреккә чыкканнарның өйләренә рейдлар, аларның яшәү рәвеше, гаиләләрендәге хәлгә күзәтү ясала. Шулай ук төнлә дә "Кичке патруль" эшләп тора.  Төрле чаралар үткәрү иреккә чыгучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди. Аларның гаиләләренә дә социаль, юридик, икътисадый, педагогик, психологик һәм башка төр ярдәм даими рәвештә күрсәтелеп килә. Аларны "Өмет" үзәге кибетеннән кулланылышта булган кием-салым, ә балаларын исә санаторийга түләүсез юлламалар белән тәэмин итеп торалар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International