Социаль белем Академиясендә (Казан социаль юридик институты) "Көнчыгыш патнерлыгы" дигән программа кысаларында халыкара хезмәттәшлек Атнасы ахырына якынлашты.
Әлеге конференция барышында "Апрель" үзәгенә Людвигсхафен шәһәре университетларының берсеннән профессорлар килгән иде. Алар үзәкнен төп эш алымнары белән танышып, бина буйлап йөреп, барлык кабинетларны карап чыктылар. Кунакларны бигрәк тә үзәк белгечләренең методикалары һәм сәламәтләндерү дәресләре җәлеп итте.
Үз чиратында Алман иле вәкилләре Германиядә тернәкләндерү процессын уздыру нечкәлекләре турында сөйләделәр. Әлеге оешма әгъзалары шәһәрләр арасында студентлар алышу белән шөгыльләнгәнлектән, волонтер эшчәнлегенә аеруча туктап, үз шәһәрләрендә ирекле волонтерларның эш үзенчәлекләре хакында сөйләп киттеләр.
Кичә ахырында кунаклар һәм Апрель" үзәге белгечләре киләчәктә эшлекле элемтәләрне саклап калу турында һәм хезмәттәшлекне ныгытырга дип килештеләр.