Ел саен Халыклар бердәмлеге көнендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге тарафыннан "Мега-Казан" сәүдә үзәгендә "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрелә. Быел да әлеге чарада республиканың социаль приютларында тәрбияләнүче 174 бала катнашты.
Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдуләхәтов һәм МЕГА үзәге вәкиле Лиана Сиразетдинова ачык дип белдерделәр. «Татармультфильм» берләшмәсе рәисе Марат Ганиев исеменнән Анна Белоброва да балаларны сәламләп, Г.Тукай туган көненә махсус өч телдә чыгарылган китаплар бүләк итте.
Бу көнне балалар өчен төрле уен һәм күңелле уку мәйданнары эшләде, иҗат төркемнәре чыгыш ясап, конкурс-бәйгеләр узды һәм бушлай тимераякта шуу мөмкинлеге бирелде.
Шулай ук биредә "Дизайнер почмагы", "Рус толымы", "Аквагрим" кебек мастер-класслар да уздырылды.
Чарага килгән барлык балалар да күңелле уеннарда катнашып, күңелле призларга лаек булдылар.