Тукай районында "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" проектында катнашучы янына бардылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары С. Н.Галиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Исмәгыйлова, районның ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте рәисе Г.Зарипов тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче 1 нче төркем инвалид Алевтина Ивановна янына бардылар.

Әңгәмә барышында Алевтина Ивановна "Шәфкать" комплекслы үзәге һәм Бәтке участок хастаханәсе вәкилләренә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук район җитәкчелегенә һәм хәйриячеләргә "Игелек кыл" хәйрия фонды акчасына сатып алынган күп функцияле карават рәвешендә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International