Менделеевта урнашкан "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖ тарафыннан үткәрелүче III социаль һәм мәдәни проектлар Конкурсында даими катнашып килә. Приют коллективы әлеге Конкурста өченче ел рәттән инде җиңү яулый. Быел да аларның "Туган ягым, сине яратам!" дип исемләнгән проекты "Туган як" номинациясендә грантка лаек дип табылды.
Әлеге проектка килгәндә исә, ул приютта тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен туган як гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә төшендерүне, толерантлык тәрбияләүне күздә тота. Аның программасы турыдан-туры туган як тарихын, табигатен, этнографиясен, көнкүрешен өйрәнүгә, халкының матди һәм рухи байлыгын баетуга юнәлдерелгән.