Республикада эшсезләр саны арту темпы бераз зурайган

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан эшсезләр саны 24 нче октябрьдән 31 октябрьгә кадәр булган хисап атнасында  15 кешегә арткан.  Биредә иң югары эшсезләр саны арту темпы күзәтелә - атнасына 11,1%. Бу күрсәткеч шулай ук республиканың тагын 26 районында да арткан. Хәзер ул Мамадыш районында 9,3% тан алып Аксубайда 0,4% ны тәшкил итә.

Эшсезләр саны арту темпы аз булган уңай нәтиҗәләр бары 7 районда гаына күзәтелә. Бу Казан, Алабуга, Азнакай һәм Спасс, Балык Бистәсе, Ютазы, Менделеев районнары. Аларда темп кимү ягына бара - ул 1,4% тан 0,13%ка чаклы түбәнәйгән.

Татарстанның башка районнарында узган хисап атнасында әллә ни сизелерлек үзгәрешләр булмаган. Республика буенча тулаем алганда эшсезләр саны арту темпы 1,02% ны тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International