Кыр эшләре тәмалану авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүче хезмәткәрләр санында чагылыш тапмый калмады. 24 нче октябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан кешеләрнең 76 сы сезонлы эшсезлеккә дучар булган.
Моннан да артыграк эшсезләр саны бары сәүдә һәм эшкәртүче җитештерү тармакларында гына күзәтелә. Аларда, гадәттәгечә, кадрлар агымы зур. Биредә узган атна эчендә 135 һәм 127 кеше эшсез калган.
Билгеле тәртиптә эшсез дип танылганнар арасында караганда исә, хәлләр түбәндәгечә. Мәгариф өлкәсендә 71 кеше эштән азат ителгән, дәүләт идарәсендә - 69, төзелеш тармагында 59 кеше эшсез дип танылган, торак-коммуналь хуҗалыкта 54 кеше эшсез калган, милек белән операцияләр -53, транспорт предприятиеләреннән 51, сәламәтлек саклау тармагыннан - 36, финанс эшчәнлеге белән мәшгуль оешмалардан - 26, файдалы казылмалар табу тармагыннан 16 кеше эштән азат ителгән. Электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату тармагы да 13 эшсезгә "баеган".