Инвалидлар декадасы кысаларында Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәйрия акцияләре уздырыла.
Бу атнада социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы балалар өчен "Ярдәм кулыңны суз" акциясе уздырдылар. Акциянең максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм күрсәтү.
Бүлекчә хезмәткәрләре инвалидларга булышты: идәннәрне юдылар, келәмнәр чистарттылар, тәрәзәләрне җылыттылар. Ярдәм күрсәтү өчен 15 инвалидка күрсәтелде.
Акциядә катнашучылар канәгать калды һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр, чөнки мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзләрен кирәкле һәм яраткан итеп тою аеруча мөһим.